Ахырзаман җитсә, ата улны, ана кызны белмәс, дияр иде элегрәк өлкәннәр. Шул чорда яшибез, бугай инде без: көнгә чыксаң, берсеннән-берсе шаккатмалырак хәбәрләр килеп кенә тора. Менә бер укытучы 9нчы сыйныфта укыган үсмергә күзе төшкән, алай гына да түгел, аңа стриптиз күрсәткән!
Җырдагыча "үз укучысын яратып туя алмаган" укытучыга бу бернинди кысаларга да сыймас гамәле өчен эшеннән китәргә туры килгән. Китмәс иде дә, кем мондый укытучыны мәктәптә күрәсе килсен инде!
Новосибирск өлкәсе Татар районындагы мәктәпләрнең берсендә булган бу вакыйга. 32 яшьлек инглиз һәм немец телләре укытучысы 9нчы сыйныфта укучы үсмер егетне башка укучыларына караганда якынрак күргән, моны үсмернең сыйныфташлары да искә алган.
Ә менә бердәнбер көнне укытучы кыз бөтенләй башка сыймас гамәл кылган: ул үзенең стриптиз биюен видеого төшергән һәм укучысына салган. Тик әлеге видеоязма тиз арада мәктәп укучылары арасында таралган, аннан авылда яшәүче халыкның барысына да барып җиткән. Бу оят хәлдән соң укытучыны эшеннән бушатканнар. Тик кыз үзе әйтүенчә, бу видеоязманы ул икенче бер егеткә юллаган булган, әмма аның социаль челтәрдәге сәхифәсен "ватканнар" һәм шул рәвешле язма бөтен дөньяга таралган".
Ничек кенә булса да, хәзер терсәген тешли алмый инде ул. Үзен шулкадәр рисвай итәр эшкә тотынганчы, уйларга кирәк иде дә бит.
Фото: eg.ru