Герой якташыбызның 100 еллыгын билгеләделәр
Советлар Союзы Герое Алексей Нестерович Калгановның тууына 100 ел тулу алдыннан Кырмыскалы районының Иске Бәбеч авылында бәйрәм чаралары узды.
Советлар Союзы Герое Алексей Нестерович Калгановның тууына 100 ел тулу алдыннан Кырмыскалы районының Иске Бәбеч авылында бәйрәм чаралары узды.Митинг Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салудан башланды.
Истәлекле чарада Геройның туганы Александр Иванович Калгановның та катнашуы чарага әһәмият өстәде. Әлеге вакытта ул "Газспецмонтаж" җәмгыятен җитәкли. Якын туганын искә алырга ул кызы Василиса Калганова белән килгән иде.
Алексей Нестеровичны ул җылы сүзләр белән искә алды һәм район, авыл биләмәсе җитәкчелегенә Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлеген мәңгеләштерү, яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү буенча зур эш башкарганнары өчен рәхмәтен белдерде.
Бәйрәм чарасы авыл мәдәният йортында дәвам итте, анда урындагы хәрби-патриотик клуб күргәзмәсе оештырылды. Сәхнәдә сугыш чоры җырлары һәм шигырьләр яңгырады, ә клуб әгъзалары үзләренең хәрби әзерлек дәрәҗәсен күрсәтте.
Тарих битләреннән
1нче Белоруссия фронтының 282нче гвардия-танкка каршы артиллерия полкының орудие командиры, Советлар Союзы Герое Алексей Нестерович Калганов Кырмыскалы районының Яңа Куганак авылында гади крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Җидееллык мәктәпне тәмамлау белән колхоз эшенә чыга. Фронтка 1942 елның маенда чакырыла. Воронеж, Брянск, Үзәк, 1нче Белоруссия фронтларында сугыша, каты яралана, контузия ала.
1945 елның 23-25 апрелендә туры наводка белән 2 танкны, 3 зенит орудиесен, 2 пулемётны, 15 фаустникны, автоматчылар төркемен юк итә. Яуларның берсендә яралана, ләкин сафта кала, тагын 2 танкны яндыра һәм берничә фашист солдатын юк итә. 1945 елның 31 маендагы укыз белән аңа хәрби бурычларын намуслы башкарганы һәм яуларда күрсәткән батырлыгы өчен "Советлар Союзы Герое" исеме бирелә.
1946 елда демобилизацияләнә. Сугыштан соң авыл хуҗалыгы өчен җитәкче кадрлар әзерләүче партия мәктәбен тәмамлый. 1967 елда башкалага килә, Уфа витамин заводында эшли. 1990 елның 16 апрелендә вафат була һәм Уфа шәһәрендә җирләнә.
Чыганак: https://vk.com/karmadm.