+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 март 2021, 09:10

Руль артында - исерек хатын-кыз

Кичә, 21 мартта, Башкортстан башкаласында җитди юл-транспорт һәлакәте булды: анда "Haima" һәм "Mitsubishi" маркалы автомобильләр бәрелешкән.

Кичә, 21 мартта, Башкортстан башкаласында җитди юл-транспорт һәлакәте булды: анда "Haima" һәм "Mitsubishi" маркалы автомобильләр бәрелешкән.

Бу хакта республиканың ЮХХДИ хезмәткәрләре социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

Авария Пугачев урамында булган. Юл-транспорт һәлакәтендә "Haima" маркалы автомобиль йөртүчесе, 36 яшьлек хатын-кыз гаепле булып чыккан. Борылыш ясаганда ул хәрәкәттә өстенлеккә ия автомобильгә юл бирмәгән.

Арытаба ачыклануынча, бәрелеш вакытында хатын исерек булган.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә "Haima" автомобиленең 27 яшьлек пассажиры төрле тән җәрәхәтләре алган. Хәзерге вакытта бу фаҗиганең барлык хәл-шартлары ачыклана.

Фото: Башньюс сайтыннан.
Читайте нас