Башкалада Уфа шәһәренең 2019-21 елларда беренче чакырылыш Иҗтимагый палатасы эшчәнлегенә йомгак ясадылар.
Чараның йомгаклау өлешендә шәһәр Иҗтимагый палатасы рәисе Айрат Шаммазов хәбәр иткәнчә, башкала
палатасы турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертелгән, моннан соң аның вәкаләтләре чоры ике елдан өч елга кадәр арттырылган.
“Якын арада яңа состав төзелә башлаячак: 7 кеше - Уфа шәһәр округы хакимияте башлыгыннан, 7 кеше - Уфа шәһәре депутатлары Советы президиумы тәкъдиме буенча, 7 кеше - Уфа шәһәренең 7 районы вәкилләре, 9 кеше - палата әгъзаларын сайлау буенча актив шәһәр кешеләре”, - дип хәбәр итте палата сәркатибе Эрик Әхтәмов.
Исегезгә төшерәбез, шәһәр Иҗтимагый палатасы 2019 елның 26 февралендә оештырылган иде, ике ел эшләде. Аның составына 30 кеше керде: табиблар һәм укытучылар, эшкуарлар һәм предприятие җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре - ветераннардан алып яшь кешеләргә кадәр. Барысын да палата рәисе - Уфаның шәрәфле шәхесе, УДНТУ президенты, республика Фәннәр академиясе академигы, профессор Айрат Шаммазов берләштерде.
Фото: op.bashkortostan.ru