+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 март 2021, 10:47

Кызлар алдамаган!

Тәүдә әтиләрен үзләрен көчләүдә гаепләп, аннары бу сүзләрнең ялган икәнлеген әйткән иде алар.

Республика Тикшерү комитеты балигъ булмаган кызны үз әтисе көчләү турындагы шау-шулы җинаять эше кузгатуы турында язган идек инде. Исегезгә төшерәбез, 18 һәм 15 яшьлек ике кыз 54 яшьлек әтиләрен кызларның берсен мәсхәрәләүдә гаепләгән иде. Берничә айдан алар алдауларын һәм әтиләрен азат итүгә ирешергә тырышуларын белдерде.
Русия тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, 15 яшьлек кызны көчләү турында гариза аның әнисеннән килгән. Хатын хәбәр иткәнчә, аның ире 2019 елның августыннан 2020 елның маена кадәр кызын 12 тапкыр мыскыл иткән. Сорау алганда ир җинаятьне таныган.
Сүзләрнең дөреслеген экспертиза көчләү ихтималы билгеләрен тапкан медиклар да раслады. Шулай ук шикләнелүченең киемендә биологик эзләр табылган.
Әмма уфалы үз сүзләреннән баш тарткан, 2020 елның сентябрендә зыян күрүче әтисе турында хәбәрнең яялган булуы турында белдергән. Матбугат хезмәтендә билгеләп үткәнчә, кызның гаризасына, тикшерү тарафыннан тупланган дәлилләргә карамастан, ирнең җинаять кылуга катнашы барлыгын раслана. Җинаять эше судка тапшырылган.
Фото: pixabai.ru
Читайте нас