+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 март 2021, 10:15

Видеокамералар ни өчен куела?

Башкортстанда машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен фотовидеотеркәү камералары урнаштырылган урыннар турында мәгълүмат биреләчәк.

Башкортстанда машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен фотовидеотеркәү камералары урнаштырылган урыннар турында мәгълүмат биреләчәк.

22 мартта үткән оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров шулай боерды: "камералар кешеләрнең кесәсенә керү өчен түгел, ә алар өйләренә — балалары, туганнары һәм якыннары янына исән-сау әйләнеп кайтсын өчен куелырга тиеш".

Бүгенге көндә төбәк юлларында, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, 1015 камера исәпләнә, шуларның 59ы - федераль трассаларда.

Агымдагы елда тагын 100 камера урнаштырылачак: 41 камера - Р-240, 32се - М-5, 20се - М-7, җидесе - Уфаның Көнбатыш әйләнешендә куелырга тиеш.

Министрлыкта аңлатуларынча, комплексларны урнаштыру урыннары тикшерелгән инде, хәзер төзелеш-монтаж эшләренә әзерлек бара.

Министрлык сайтында видеофототеркәү комплексларының урнашу урыннары турында мәгълүмат алырга мөмкин, ул яңа камералар барлыкка килгән саен тулыландырылачак.

Фото: Башинформ


Читайте нас