Кичә Куергазы районында коточкыч авария теркәлгән.
Юл-транспорт һәлакәтенә "Daewoo Nexia" автомобиле "Mercedes-Benz" маркалы йөк машинасы эләккән. Авария Уфа - Ырынбур автомобиль юлының 239нчы километрында булган.
Җиңел автомобиль руле артында Уфа районында яшәүче 32 яшьлек кеше булган, ә йөк машинасы белән Ырынбур өлкәсендә яшәүче 35 яшьлек кеше идарә иткән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел машина йөртүче төрле тән җәрәхәтләре алган. Аны дәваханәгә илткәннәр. Хәзерге вакытта ЮХХДИ хезмәткәрләре бу хәлнең барлык шартлары да билгели.
Фото: Башньюс сайтыннан.