Борай районының барлык авылларындагы кебек үк, Кузбай авыл биләмәсенә караган 4 авылда да халык эшләр тиешенчә оештырылуга сөенә. Республика, район бюджетларыннан авылларны төзекләндерүгә акча бүленүгә шатланабыз. Урындагы башлангычларны яклау программасының авыл халкы өчен файдалы булуы турында беләбез. Безнең Борай районында бу программада һәр авыл биләмәсендә яшәүчеләр катнаша, анда ел саен җиңеп, авылларда күп кенә эшләр башкарыла.
Бустанай халкы туган авыл чиста, матур, төзек булсын өчен өмәләргә актив чыга. Яз, җәй, көз айларында оештырылган өмәләргә дә илебезнең төрле төбәкләрендә яшәгән авылдашлар кайтып, эшләрне бергә башкаралар. 2018 елда республика программасы белән Кузбай авылында ике зур урамга һәм аларны тоташтырган тыкрык юлына вакташ җәелде.
2019 елда Бустанай халкы бу программада җиңеп чыккач, авыл зираты коймалары төзекләндерелде, зират йорты төзелде, юлга вакташ салынды. Спонсорлар Ринат һәм Илдан Габдрахмановлар, аларның әти-әнисе Рәфидә һәм Ильяс Габдрахмановларга зур рәхмәтләр җиткерәбез.
Авыл биләмәсендә кешеләр бик дус, тату, туганнарча бер-берсе белән аралашып яши. 2020 елда Кузбай авыл биләмәсендә урнашкан удмурт авылы Алтаюда Тынычлык урамына һәм сакчыл тотынылган акчага Мәктәп урамына да гравий салынды, халык бик сөенде.
Быел Урындагы башлангычларны яклау программасында катнашу буенча Бустанай авылына чират җиткән иде. Авыл халкы программада катнашу мәсьәләсе каралачак җыелышларны түземсезләнеп көтте. 2020 елның 30 декабре салкын көн булуына карамастан, җыелышны Яңа ел бәйрәме белән бергә саф һавада үткәрергә риза булып, халык килде һәм Кузбай авыл биләмәсе башлыгы Фәнил Закировның: “Урындагы башлангычларны яклау программасында катнашырга ризасызмы?” – дигән соравына бердәм теләк белдерделәр.
Гыйнвар ахырында икенче җыелышта район Советыннан Гүзәл Мусина катнашты. Бу көнне клубка 34 кеше җыелды. Фәнил Бәйзәви улы авыл халкына Урындагы башлангычларны яклау программасы турында җентекләбрәк сөйләде. Җыелышта Мәктәп урамы юлын төзекләндерү турында сөйләшенде, авылның актив кешеләре арасыннан инициатив төркем сайлап куелды. Һәрберебезнең тигез юллардан йөрисе, матур, төзек авылда яшисе килә. Бустанай авылы өчен Урындагы башлангычларны яклау программасы – иң ышанычлы программа.
Роза ГАБДЕЛХАКОВА, китапханәче.