+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 март 2021, 09:02

Эшсезләр баеп ятмасын әле!

Республикадагы бер почта бүлекчәсе җитәкчесе эшсезләргә тәгаенләгән пособиеләрне урлаган.

Республикадагы бер почта бүлекчәсе җитәкчесе эшсезләргә тәгаенләгән пособиеләрне урлаган.

Почта бүлегенең элекке җитәкчесе нефть компанияләре дивидендлары һәм эшсезлек буенча пособиеләр урлаган өчен суд каршына баскан. Бу хатын 1 миллион сумга якын акча үзләштергән, дип хәбәр итәләр төбәк Прокуратурасы матбугат хезмәтендә.

Бишбүләк районара суды 38 яшьлек хатынның 2017-20 елларда почта бүлекчәсе җитәкчесе булганда 880 мең сумнан артык акча урлавын ачыклаган. Бу суммага оешма акчалары (270 мең сум тирәсе) һәм гражданнарга билгеләнгән эшсезлек буенча пособие (610 мең сумнан артык) кергән. Моннан тыш, гаепләнүче үзенең законсыз гамәлләрен яшерү өчен ялган документлар тутырган. Хатынны караклыкка этәргән сәбәпләр турында хәбәр ителми.

Суд хатын-кызны зур күләмдә мошенниклыкта һәм рәсми документлар ярдәмендә алдашуда гаепле дип тапкан.
Гаепләнүче җинаять кылуда гаебен таныган һәм китерелгән зыянны тулысынча каплаган.

Суд аңа 2 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләгән.

Фото: "Вконтакте"


Читайте нас