+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 март 2021, 05:30

Феназепам эчәсеңме? Сак бул!

Бүгеннән янә бер препаратны рецептсыз сату җинаять җаваплылыгына әверелә.

Бүгеннән янә бер препаратны рецептсыз сату җинаять җаваплылыгына әверелә.

Хәзер феназепам катгый исәпкә алынырга тиеш, шуның аркасында препаратны табибларга тагын да катлаулырак процедура буенча язарга кирәк булачак. Гадәттә, мондый үзгәрешләр аркасында препаратны сирәгрәк билгели башлыйлар. Ә менә бу пациентларда ничек чагылачак соң?

Феназепам күп кенә илләрдә куркыныч препарат санала. Ул совет чорында ук кулланышка кертелгән. Кешеләр, чыннан да, кайвакыт аны чамадан тыш күп куллана.

Феназепам - ул бензодиазепин, ягъни үзәк нерв системасы эшен баса торган препарат, тынычландыргыч нәтиҗә бирә. Бензодиазепиннар төрле психик тайпылышлар вакытында (аерым алганда, алкоголизм бәйлелеге, хәвеф синдромы булганда), эпилепсия һәм йокысызлык вакытында кулланыла. Тик Mental Health Center психиатры Наталья Степанова, феназепам беркайчан да дәвалаганда төп препарат булырга тиеш түгел, дип аныклый. Аны, кыска курс итеп, ярдәмче чара буларак кулланырга кирәк.

Проблема шунда: бензодиазепиннарны медицина проблемалары булмаган кешеләр ешрак куллана. "Минемчә, өлкән яшьтәге пациентларның күбесе феназепамга бәйле, алар аны йоклаткыч буларак куллана, - ди неврология белгече Анна Дробитова. - Аны 20 һәм аннан да күбрәк ел рәттән кулланучылар да бар".

Фото: pixabay.com.
Читайте нас