Пенсионерлар партиясе, Русиянең Пенсия фондын бетерергә кирәк, дигән тәкъдим белән чыккан.
Пенсия фондын бетерергә кирәк, чөнки ул халыкны пенсия белән тәэмин итү чылбырында артык, ди Пенсионерлар партиясе вәкилләре. Алар белдерүенчә, бүген Русиядә пенсионерларның күбесе көч-хәл белән очын-очка ялгап көн күрә, ә дәүләт тарафыннан халыкның имин яшәвен кайгыртырга тиешле дип барлыкка китерелгән Пенсия фонды, киресенчә, гражданнарның гомер буе тир түгеп эшләгән акчаларын "ашап ята". Әлеге ведомствоның, үз хезмәткәрләреннән башка, беркемгә дә файдасы юк, ди алар.
Пенсионерлар партиясе әгъзалары Пенсия фонды вәкаләтләрен федераль казнага бирергә тәкъдим итә.
Элегрәк мондый тәкъдим белән "Гадел Русия" партиясе җитәкчесе Сергей Миронов та чыккан иде. Ул пенсияләрне
- казнадан түләү, ә Пенсия фонды вазыйфаларын салым органнарына тапшыру зарур, дигән фикердә.
Ә сез бу җәһәттән нәрсә уйлыйсыз, дуслар?
Фото: ura.news