Уфада яшәүче 47 яшьлек Эльвира Оттева Төркия гражданының тоткыны булган. Интернетта хатын 40 яшьлек хәлле генә Альпен Мутлу белән танышкан. Озакламый ул аны Истанбулга чакырган.
Төркия киңкүләм мәгълүмат чаралары билгеләвенчә, пар Аташехир районында урнашкан. Бер көнне ир алкогольле эчемлекләрдән бик нык исергән һәм якташыбызга ниндидер сорау биргән. Җавап аны канәгатьләндермәгән, шуңа арытаба ир Эльвираны бик нык кыйнаган.
Эльвира кыйналуы турында ике көн үткәч, Альпен кибеткә азык-төлек алырга чыккач кына хәбәр итә алган. Кунакханә хезмәткәрләре моның турында полициягә белдергән. Хатынны көчле гематомалар белән дәваханәгә озатканнар.
Хокук сакчылары билгеләвенчә, Эльвира ирнең хатынына алар арасында җенси мөнәсәбәтләр турында сөйләргә җыенуын әйткән. Шунлыктан ир чыгырыннан чыккан.
Зыян күрүчене дәваханәдән чыгарганнар һәм ул туган Уфабызга әйләнеп кайткан.