+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 март 2021, 11:59

1 октябрьдән техник тикшерүнең яңа кагыйдәләре керә

Илебездә агымдагы елның 1 октябреннән автомобильләргә техник тикшерү үткәрүнең яңа кагыйдәләре керә.

Илебездә агымдагы елның 1 октябреннән автомобильләргә техник тикшерү үткәрүнең яңа кагыйдәләре керә.

Илебез автомобильчеләрен быел машиналарына техник тикшерү үткәрүдә үзгәрешләр көтә.
Электрон диагностик карта булдырыла. Диагностик картаның электрон форматка әйләндерелүе нәтиҗәсендә аңа бары тик электрон имзалары булган сервис компанияләре һәм белгечләр генә мәгълүмат кертә алачак.

Автомобильнең техник тикшерүгә кадәр һәм аңардан соңгы фотолары һәм техүзәкнең геолокациясе дә күрсәтеләчәк. Кирәк вакытта әлеге мәгълүматны тикшерү җайлашачак.

Техник тикшерү үтү кагыйдәләре дә үзгәрә. Файдалану вакыты дүрт елдан артмаган автомобильләргә планлы карау узу таләп ителми. Дүрт-ун ел файдалануда булган машиналар һәр ике ел саен сервиска китерелергә тиеш. Ә менә ун елдан күбрәк йөргән автомобильләргә ел саен техник тикшерү үткәрү кирәк булачак.

Фото: rg.ru


Читайте нас: