+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 март 2021, 05:35

Исерек водитель юл читенә чыгып очкан...

Бу коточкыч юл-транспорт һәлакәте Яңавыл районында теркәлгән.

Бу коточкыч юл-транспорт һәлакәте Яңавыл районында теркәлгән.

Кичә, 24 мартта, Башкортстанның Яңавыл районында куркыныч авария булган: "Volkswagen Polo" машинасы югары тизлектә юл читенә чыгып очкан. Тулырак мәгълүматны республиканың Баш дәүләт автоинспекторы Динар Гыйльметдинов Интернет челтәрендә язган.

Авария Нефтекама - Яңавыл автоюлының 41нче чакрымында булган. Чит ил машинасы руле артында 55 яшьлек ир-егет барган. Арытаба ачыклануынча, ул исерек булган.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә чит ил машинасы йөртүчесе төрле тән җәрәхәтләре алган. Ирне дәваханәгә илткәннәр.

Фото: bash.news сайтыннан.
Читайте нас