Сызлануларга түзә алмаган ир дәваны кышкы табигатьтә тапкан.
Денис Мусин - үзенең туган Орск шәһәрендә билгеле шәхес. 34 яшьтә генә булуына карамастан, шәһәрдә берничә фирмасы бар. Тик менә бу уңышлы кешенең күңелендәге авырлыкларны бик азлар белә. Яшь ир-атның сәламәтлеге белән җитди проблемалары бар - күптәнге җәрәхәт аркасында күзе күрми, сөякләр некроз аркасында таркалган диярлек, һәр хәрәкәте көчле авырту тудыра.
Ниндидер мизгелдә Денис Мусин яшәүнең мәгънәсен югалта. Инвалидка ничек һәм ни өчен яшәргә, дигән сорау борчый аны. Тормышның ямен яңадан табу өчен ул уникаль экспериментка - Башкортстан тайгасында кышларга карар кыла. Тирмәдә, тышкы дөнья белән бәйләнешсез, бары тик эте белән урманда дүрт ай яшәгән ул.
Денис Мусин 2011 елда бәхетсезлек очрагы аркасында күзен җәрәхәтләгән.
- Барысы да шактый җитди булып чыкты. Бер операция артыннан - икенчесе, әмма табиблар көчсез булып чыкты. 24 яшьтә бер күзем тулысынча сукырайды. Эштән китәргә туры килде, ләкин моның белән сынаулар тәмамланмады. Бик күп сандагы наркозлар, антибиотиклар һәм минем организмга керткән башка дарулар аркасында ике тездә дә буыннар некрозы барлыкка килде. Асылда, сөякләр тулысынча диярлек таркалган. Башта мин бик нык авыртулар кичердем, кычкырдым, хәтта еладым, - дип исенә төшерә Денис Мусин.
Әмма ир, үзен кулга алып, шәхси эшен ача.
- Көндез эштә чакта җиңелрәк төсле иде. Ә менә кич, өйгә кайткач, чарасызлыктан нишләргә дә белмәдем, - ди ул.
Ир култык таяклары белән генә хәрәкәт итә башлый. Шул вакыт Башкортстан урманындагы бер матур урын исенә төшә.
- Барлык дарулардан баш тарттым һәм кышны анда үткәрергә булдым. Бик җитди әзерләндем: ягулык, азык-төлек, ноутбук, ручка, блокнотлар алдым. Ике көндә әти белән тирмәне кордык та ул кайтып китте, - ди ул.
Башта тирмәне җылыту авыр була. Шулай да, ул утынны киптереп яндырырга өйрәнә. 40 градус салкыннарда да, бәке тишеп, шунда су коена. Һәм табигатьне күзәтә. Берничә тапкыр аның янына кыргый җәнлекләр дә килә, әмма эте аларны куркытып җибәрә. Әти-әнисенә исәнлеген белгертү дә авыр була аңа. Смс-хәбәр җибәрә, 5-6 көнгә бер тапкыр очкан "спутник" ярдәмендә хәбәр барып җитә. Тагын 5-6 көннән туганнарыннан аңа хәбәр килә.
1 мартта Денисны әтисе килеп алган. Ул исән-имин. Хәзер инде элекке кебек сызланмый да.