Русия Дәүләт думасы депутаты авыру балаларны бай русиялеләр акчасына дәваларга тәкъдим итте.
Русия Дәүләт думасының Сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы Алексей Куринный авыру балаларны дәвалауны бай русиялеләр исәбенә финансларга чакырды.
Бу хакта ул «Мәскәү сөйли» радиостанциясе эфирында белдерде.
"Әгәр без дәүләт кеременең гадел бүленеше турында сөйләсәк, бу 13-15 процентлы бер элемент түгел, ә бәлки тулы кыйммәтле, прогрессив шкала булырга тиеш. Ул авыру балаларга 60 миллиард сум түгел, ә 2 триллион сум акча җыярга тиеш. Барыннан да элек байлар һәм үтә дә нык байлар исәбенә", – дип билгеләп үтте депутат һәм алынган акчаларны акча җитмәгән тармакка нәтиҗәле җибәрергә мөмкин булачак, дип өстәде.
Фото: vealprof.ru