Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров илебез Кораллы Көчләре Генераль штабының Баш оештыру-мобилизация идарәсе башлыгының беренче урынбасары, Русия Герое, генерал-лейтенант Дмитрий Касперович белән очрашты.
Очрашуда, шулай ук, Үзәк хәрби округ штабының оештыру-мобилизация идарәсе башлыгы, генерал-майор Александр Линьков, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов һәм республиканың хәрби комиссары Михаил Блажевич катнашты.
Дмитрий Касперович Генштабның Үзәк конкурс комиссиясен җитәкли, ул 29-31 мартта профильле федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре белән берлектә Русия Федерациясе субъектлары арасында гражданнарны хәрби хезмәткә иң яхшы әзерләү буенча конкурс кысаларында төбәк эшен тикшерәчәк.
- Безнең хәрби хезмәткә чакырылуны югары дәрәҗәдә оештыру буенча күптәнге традицияләребез бар. Егетләребез һәрвакыт тәртипле һәм намуслы булулары белән аерылып торды, – диде Радий Хәбиров. - Узган елда Генштаб республика алдына 9 мең кешене хәрби хезмәткә чакыруны максат итеп куйды. Коронавирус пандемиясе булуга карамастан, без бу бурычны намус белән үтәдек. Башкортстанда армиягә чакырылуга кадәр әзерлек бик нык үскән, 300ләп хәрби-патриотик клуб, 50 эзләнү отряды эшли. Без Александр Доставалов исемендәге Уфа кадет мәктәбе, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемендәге интернат-мәктәп укучылары белән горурланабыз. Хәзер Чишмә районында «Патриот» хәрби-патриотик паркын булдыру проекты өстендә эшлибез.
- Башкортстанда хәрби хезмәткә әзерлек буенча зур эш алып барыла, - дип билгеләп үтте Дмитрий Касперович. - Сезнең республика юкка гына хезмәткә чакыру буенча ил төбәкләре арасында лидерлык позицияләрен алып тормый. Башкортстан егеләре лаеклы хезмәт итте, хәзер дә хәрби хезмәт үтәләр, хәрби хезмәт өчен югары хәрби бүләкләр алалар. Бу көннәрдә хәрби хезмәткә чакыру пунктларында булачакбыз, урындагы комиссияләрнең эшен бәяләячәкбез.
Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.