+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 март 2021, 10:10

Хәрби хезмәткә әзерлек югары дәрәҗәдә

29 марттан 2 апрельгә кадәр республикада гражданнарны хәрби хезмәткә иң яхшы әзерләү, хәрби хезмәткә чакыруны оештыру һәм уздыру буенча тикшерү уза. Русия Оборона, Сәламәтлек саклау, Мәгариф, Спорт министрлыклары, Русия Кораллы Көчләренең Баш хәрби-сәяси идарәсе вәкилләреннән торган Үзәк конкурс комиссиясе гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләүдә катнашучы төбәк оешмаларының эшен тикшерәчәк.

29 марттан 2 апрельгә кадәр республикада гражданнарны хәрби хезмәткә иң яхшы әзерләү, хәрби хезмәткә чакыруны оештыру һәм уздыру буенча тикшерү уза. Русия Оборона, Сәламәтлек саклау, Мәгариф, Спорт министрлыклары, Русия Кораллы Көчләренең Баш хәрби-сәяси идарәсе вәкилләреннән торган Үзәк конкурс комиссиясе гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләүдә катнашучы төбәк оешмаларының эшен тикшерәчәк.

Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә бу юнәлештә республиканың узган елгы төп эш нәтиҗәләре каралды.

Илебез Кораллы Көчләре Генштабының Баш оештыру-мобилизацияләү идарәсе башлыгының беренче урынбасары, генерал-лейтенант Дмитрий Касперович Башкортстанның гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү буенча илдә лидерлык позициясен биләвен билгеләп үтте.

- Тәҗрибә күрсәткәнчә, хәрби чакырылышны оештыруда һәм үткәрүдә хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмаларның уртак эше җайга салынган субъектлар иң яхшы нәтиҗәләргә ирешә, - дип ассызыклады Дмитрий Касперович.

Шулай ук, ул билгеләп үткәнчә, узган елда эш нәтиҗәләре буенча конкурс финалында, Башкортстаннан тыш, Русия Федерациясенең тагын ике субъекты: Ставрополь крае һәм Орел өлкәсе дә җиңүче исеменә дәгъва кыла, алар да югары күрсәткечләргә ия.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов сөйләгәнчә, республикада яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү буенча масштаблы һәм системалы эш алып барыла. Хәзерге вакытта һөнәри белем бирү системасы гражданнарны хәрби-исәпкә алу белән чиктәш белгечлекләр буенча әзерләүдә зур роль уйный. Кадет белеме кертелә.

Ирек Сәгыйтов билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Башкортстанда армиягә чакырылуга кадәр һәм чакырылыш яшендәгеләргә сәламәтләндерү чаралары күрсәтү сыйфаты шактый яхшырган. Әлеге процессны тәэмин итүче табибларның квалификациясенә карата таләпләр арттырылган.

Моннан тыш, төбәктә "Патриот" хәрби-патриотик мәдәният һәм ял паркын Алкино-2 бистәсендә элекке хәрби часть территориясендә төзү эше оештырылган. Башкортстанда ветераннар белән эшләү үзәге дә гамәлдә.
Шулай ук, вице-премьер хәзерге вакытта республикада «Юнармия» хәрәкәтенең округ укыту-методик үзәген булдыру мәсьәләсе эшләнүен билгеләп үтте.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте сайтыннан.
Читайте нас