Шигыйрә үзенең тышкы һәм эчке халәте турында Инстаграмда кызыклы пост язган.
«Миндә искиткеч фигура яисә нечкә бил юк. Үземне модель дип санаудан ерак торам, әмма мин — ул мин. Мин ашыйм. Минем шрамнарым бар, чөнки тарихым бар. Кемгәдер мин ошыйм, кемдер мине ярата, ә кемдер мине күрәалмый. Мин төрле булам һәм кайвакыт башка сыймаслык әйберләр сөйлим. Мин башка булып кыланмыйм. Мин — үзем. Сез мине яратырга яки яратмаска мөмкинсез. Әгәр мин сезне яратсам, бар күңелемнән яратачакмын», — дип язган ул.
Лилиянең тормыш тәҗрибәсе - ул рухи ныклык, сабырлык һәм эчке матурлыкның һәр нәрсәдән өстен була алуы үрнәге. Күп модельләр боларың ни икәнен дә белмидер...
Фото: "Татар-информ"