Салаватта егет булып туган үзе...
Башкортстанда туып-үскән Зәки Мусин «Син - ТНТда Топ-модель» дигән яңа проектта катнашкан. Программа эфирга якшәмбе, 28 мартта, чыкты. Зәки - Салават шәһәрендә ир җенесендә туып-үскән, телепроектта Уфаны тәкъдим иткән.
Модель һәм визажистны шоуны алып баручылар сайлап алган. «Вог» стилендәге фотосессиягә әзерләнүдә Зәкине иң яхшыларның берсе буларак билгеләп үттеләр. Фотосессиядә Башкортстан моделе үзен ышанычлы хис итте, әмма, шуңа да карамастан, телепроектның икенче этабына узмады, Топ-10га эләкмәде.
Телепроект мәгълүматлары буенча, илнең төрле почмакларыннан килгән 70 кыз 3 миллион сумлык приз һәм дөньякүләм танылган Philipp Plein дизайнеры белән контракт өчен көрәшәчәк.
Зәки инде берничә ел хатын-кыз образында яши һәм үзен кайбер кызлардан чибәррәк дип саный. Ул модель булып эшли, ә һөнәре буенча - инженер.
Зәки ТНТ проектында беренче тапкыр гына чыгыш ясамый. Элегрәк модель «Холостяк» тамашасында катнашкан иде, анда кызлар төп герой — Мәскәүдән 27 яшьлек стоматолог Антон Криворотов мәхәббәте өчен көрәште. Зәки тамашада катнашуын дәвам итә алмады — беренче чыгарылыштан соң ук проекттан китте. Антон аның җенесен алмаштырган егет икәнен шунда ук аңлап алды.
Фото: стоп-кадр видео телеканала ТНТ.