Безнең илдә интернет аша кеше талаулар көннән-көн арта икән. 2021 елның гыйнвары нәтиҗәләре буенча гражданнарның банк исәпләреннән акча чәлдерүләр, узган чорга караганда, 30,4 процентка арткан. Русия Генераль прокуратурасы шундый мәгълүмат белән уртаклаша.
"Шунысы аяныч: күп очракта мондый җинаятьләр ачылмый кала. Бүгенгә 7,4 мең тикшерү эше кеше акчасын урлаучыларның шәхесе ачыкланмау сәбәпле, туктатылган", - дип әйтелә Генпрокуратура материалларында.
Киң таралган җинаятьләр исәбендә төрле мошенниклык гамәлләре "чәчәк ата". Гыйнварда гына да илебез гражданнарын алдап акчасыз калдыруның 24 мең очрагы теркәлгән. Бу күрсәткеч былтыргыга караганда 7,6 процентка артыграк. Күпчелек җинаятьләр мәгълүмати-телекоммуникацион технологияләр кулланып эшләнгән. Адәм талауга юнәлтелгән кырын гамәлләрнең инде 25 проценты IT файдаланып башкарыла икән. Бер ел элек бу күрсәткеч - 17,7, ә 2019 елда 10 процент булган.
Шул ук вакытта фатирларга кереп талау 30,9 процентка, кесәдән акча яки кыйммәтле әйберләрне урлау 30,8 процентка кимегән.
Белгечләр әйтүенчә, быел кибермошенниклар үзләренең эшчәнлеген тагын да көчәйтәчәк. Мондый җинаятьләр белән көрәшү өчен халык арасында даими аңлату эшләре алып бару белән беррәттән, дәүләт дәрәҗәсендәге саклык чаралары әзерләү дә таләп ителә.
Фото: anticorr.media