Уфаның бер йорты янында гаять зур күлләвек хасил булган. Аның аркасында Дим микрорайонында яшәүчеләр иркенләп хәрәкәт итә алмый, ә автомобильләр яртылаш диярлек суга китә. Язгы "диңгез"гә урында яшәүче Ирина Волкова хәтта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка да зарланган.
- Яз йөзеп килде. Димнең «Серебряный ручей» микрорайоныныннан үтеп тә булмый. "Газель"ләр дә бу тукталыш аша үтәргә теләми. Һәм ел саен бу территориягә муниципалитет яки ЖЭУ җавап бирергә тиешлеге турында бәхәс куба. Ә кешеләр җәфалана, - ди Ирина.
Дим районы хакимиятендә бу проблема турында беләләр, әмма аны хәл итә алмыйлар. Түрәләр шәһәр халкына су үзе киткәнне көтәргә кушкан.
- Бу участокта чыннан да кар сулары күп җыелган. 27 март көнне Дим районының коммуналь хезмәтләре хезмәткәрләре "Уфаводоканал" белән берлектә яңгыр сулары канализациясен чистарту эшләрен башкарды. Су ике яктан бүленгән һәм кимүе теркәлгән. Плюс температурасын һәм карның актив эрүен исәпкә алып, кар суы әкренләп китә, - дип сөйләде Дим районы хакимиятенең коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү бүлеге башлыгы Руслан Фәһретдинов.
Якын көннәрдә Башгидрометүзәк һава торышының тагын да җылынуын вәгъдә итә.