+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 март 2021, 05:00

Ә сез бирәсезме, аласызмы?

Вак ришвәтчелек буенча Башкортстан лидерлар исәбендә.

Вак ришвәтчелек буенча Башкортстан лидерлар исәбендә.

Русиядә вак ришвәтчелекнең иң күп очраклары ачыкланган төбәкләр өчлегенә Башкортостан, Мәскәү һәм Краснодар крае кергән.

Һәр өченче очракта ришвәт күләме 10 мең сумнан артмаган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Күзәтчелек ведомствосында шулай ук 2021 елның гыйнвар-февралендә коррупцион җинаятьләр саны 11,8 процентка арткан, һәм аларның яртысы диярлек ришвәтчелек белән бәйле, дип билгеләп үтәләр.

Тулаем алганда, агымдагы елның ике аенда икътисади җинаятьләр саны бераз — 1 процентка арткан, әмма җинаятьчелек структурасында аларның чагыштырма авырлыгы 7,8 проценттан 8,3 процентка кадәр арту күзәтелә. Икътисади юнәлештәге 7,5 меңнән артык җинаять зур һәм аеруча зур күләмдә (әлеге категориядәге барлык җинаятьләрнең 30 проценты) кылынган. Матди зыян башлангыч этапта 65,3 миллиард сум тәшкил иткән.

Фото: Башинформ
Читайте нас