Кичә Башкортстан башкаласында "Peugeot 307 SW" автомобилен йөртүче 9 яшьлек малайны бәрдергән.
Бу хакта Уфаның ЮХХДИ бүлеге хәбәр итә. Авария Комсомол урамындагы 167/3 санлы торак йорт ихатасында булган. Машинага 44 яшьлек ир-егет идарә иткән. Күрәсең, ул тормозга басарга өлгермәгәндер.
Юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә малайга медицина ярдәме кирәк булган. Бәхеткә, ул җитди җәрәхәтләр алмаган һәм укучы беренчел медицина ярдәме алганнын соң, өйгә кайтарып җибәрелгән. Хәзерге вакытта ЮХХДИ хезмәткәрләре бу хәлнең барлык шартларын да тикшерә.
Гомумән алганда, соңгы тәүлектә юлларда 8 авария теркәлгән, аларда бер кеше үлгән.
Фото: bash.news сайтыннан.