+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 апрель 2021, 06:05

Башкортстан беренче урынны алырмы?

Бүген, 31 мартта Башкортстан Хөкүмәтендә гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү, узган елда чакырылышны оештыру һәм аны үткәрү буенча конкурс кысаларында үзәк конкурс комиссиясе үткәргән тикшерүгә йомгак ясалды. Комиссиянең эш нәтиҗәләрен аның рәисе, илебез Кораллы Көчләре Генераль штабының Баш оештыру-мобилизацияләү идарәсе башлыгының беренче урынбасары, генерал-лейтенант Дмитрий Касперович тәкъдим итте.

Ул билгеләп үткәнчә, комиссия республиканың гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү, чакырылышны оештыру һәм аны үткәрүдәге югары эш нәтиҗәләрен раслый.

Русия Федерациясе субъектлары эшчәнлегенең төп күрсәткече булып исәпкә алу-хезмәткә чакыру эшен оештыру тора. Узган ел республикада гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру нормасы тулы күләмдә үтәлгән - 9 385 кеше гаскәрләргә озатылган. Комиссия билгеләп үткәнчә, төбәктә муниципаль берәмлекләрнең хәрби хезмәткә чакыру пунктларын карап тотуга зур игътибар бирелә. Узган елда тугыз хәрби комиссариатта агымдагы һәм капиталь ремонт үткәрелгән.

Дмитрий Касперович, Башкортстанда яңа коронавирус инфекциясе таралу шартларында чакырылыш вакытында тулы чаралар күрелгән, дип ассызыклады.

Төбәктә гражданнар хәрби һөнәр сайлап алуга хәрби-һөнәри юнәлеш бирүне оештыру буенча системалы эш алып барыла, хәрби югары уку йортларына 211 кеше кергән.

Дмитрий Касперович гражданнарны хәрби-патриотик тәрбияләүнең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте.

- Без бу эшнең җайга салынуын күрәбез һәм ул комиссия килүгә бер генә тапкыр түгел, ә даими һәм системалы рәвештә алып барыла, - диде ул.

Дмитрий Касперович ассызыклаганча, бу бик югары күрсәткеч һәм Башкортстан узган елда гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү, чакырылышны оештыру һәм үткәрү буенча конкурста Русия Федерациясе субъектлары арасында беренче урынга дәгъва итә.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Читайте нас