+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 апрель 2021, 09:10

Уфада трамвай челтәре яңартылачак

Башкортстан Хөкүмәте Уфа шәһәрендәге трамвай челтәрен модернизацияләү проекты буенча “Синара - Уфа шәһәр транспорт карарлары” компаниясе белән капитал салуларны яклау турындагы беренче килешүгә кул куйды.

Башкортстан Хөкүмәте Уфа шәһәрендәге трамвай челтәрен модернизацияләү проекты буенча “Синара - Уфа шәһәр транспорт карарлары” компаниясе белән капитал салуларны яклау турындагы беренче килешүгә кул куйды.

Документка Русия икътисади үсеш министрының беренче урынбасары Андрей Иванов, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов һәм “Синара - Уфа шәһәр транспорт карарлары”ның генеральный директоры Евгений Васильев кул куйдылар.

- Башкортстан өчен “Синара - Уфа шәһәр транспорт карарлары” белән килешү - ул капитал салуларны яклауның яңа механизмын куллануда беренче адым. Мондый килешү дәүләт тарафыннан озак вакытка шартлар үзгәрешсезлеген гарантияли торган инвесторларга ярдәм итүнең яңа коралы булып тора. Тормыш һәм бизнес өчен уңай шартлар тудыру - республика Хөкүмәтенең мөһим бурычларыннан берсе. Без инвесторларның салым һәм закон таләпләренә ярашлы бизнес алып баруының тотрыклылыгын, ышанычлылыгын телибез. Һәм, әлбәттә, капитал салуларны яклау тулаем төбәк икътисады үсешендә уңай чагылыш табар дип өметләнәбез, - дип билгеләде Рөстәм Моратов.

Уфа шәһәренең трамвай челтәрен комплекслы модернизацияләү проектына планлаштырылган инвестицияләр күләме 27,6 миллиард сум тәшкил итәчәк. Проект шәһәр юлы һәм энергия хуҗалыгын, гамәлдәге депоны реконструкцияләү, Уфа шәһәренең төньяк һәм көньяк өлешен тоташтыручы трамвай линиясен төзү, шулай ук заманча тукталышлар булдыруны үз эченә ала.

- Һәр кешенең яшәү өчен уңайлы мохите булырга тиеш. Бу, беренче чиратта, торак һәм һәркем файдалана алырлык инфраструктура: транспорт, энергетика һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү. Нәкъ менә халыкның транспортта барып җитүе, мобильлек тормыш сыйфатының мөһим күрсәткечләре булып тора. Транспорт үсеше дәрәҗәсе - шәһәрнең, ә еш кына бөтен төбәкнең үсеш перспективаларын һәм темпларын билгели. Без киң компетенцияләргә ия һәм Уфа транспорт системасын модернизацияләү проблемасына комплекслы якын килүне тормышка ашырырга әзер. Килешүгә кул кую, һичшиксез, бу юлның мөһим этабы булып тора, - дип билгеләп үтте Евгений Васильев.

Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас