Биш яшьлек сабый өчен стоматологка бару коточкыч фаҗига белән тәмамланган.
Тыва Республикасында стоматолог биш яшьлек кызның үлемендә гаепләнә. Бу хакта Русия Тикшерү комитетының төбәк буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тикшерү мәгълүматларына караганда, 30 мартта Ак-Довурак шәһәрендә яшәүче бер хатын урындагы дәваханәнең стоматологына күрсәтергә дип, биш яшьлек кызын алып килгән. Сабый теше сызлауга зарланган.
Табиб кушуы буенча әни кеше ике ампула “Лидокаин” сатып алган. Стоматолог инъекция ясар алдыннан баланың препаратка реакциясен тикшереп карамаган. Төбәк Тикшерү комитетыннан белдерүләренчә, табиб кече яшьтәге пациентларга лидокаинның инфильтрацион анестезия өчен кулланылмавын яхшы аңлаган.
Уколдан соң баланы көзән җыера башлаган, ул аңын югалткан. Медицина ярдәме күрсәтелүгә карамастан, кыз 31 мартта вафат булган.
Хәзерге вакытта табиб-стоматолог тоткарланган, аңа карата гаепләү белдерелгән. Тикшерүче тарафыннан теш табибын сак астына алу чарасын сайлау турындагы мәсьәләне хәл итү өчен материаллар җибәрелгән, дип белдерә республика прокуратурасы.
Җинаять эше буенча кызның үлү сәбәпләрен билгеләү максатыннан суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләре көтелә, фаҗигале хәлнең барлык нечкәлекләрен тикшерү эшләре дәвам итә.
Фото:iz.ru