Бүген Дүртөйле районында башкортларның Эске Елан ыруы җыены узды.
Пленар өлештә Уфадан килгән галимнәр, туган якны өйрәнүчеләр һәм Эске Елан нәселеннән килгән җәмәгатьчеләр чыгышлары яңгырады.
Тарихчы Салават Хәмидуллин «Эске Елан нәселе башкортларының тарихы һәм тәңгәллеге» дигән доклад белән чыгыш ясады, Юлдаш Йосыпов төньяк башкортлары буенча фәнни-методик кулланмалар белән таныштырды.
«Без башкортлар» хәрәкәте җитәкчесе Радик Бәхтиевның чыгышы һәрвакыттагыча җылы кабул ителде.
Чыгышлардан соң нәсел советы әгъзаларын һәм аның башлыгын сайлау булды. Бу вазыйфага бертавыштан Дүртөйле районы Миңеште авылы мәктәбе директоры Дамир Сабировны сайладылар.
Фото: Башкорт корылтае