+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 апрель 2021, 15:25

Китап - иң яхшы бүләк

Уфа шәһәренең 7нче модельле балалар китапханәсе фондын төрле темаларга багышланган заманча матур китаплар белән тулыландырды.

Уфа шәһәренең 7нче модельле балалар китапханәсе фондын төрле темаларга багышланган заманча матур китаплар белән тулыландырды.

Монда энциклопедияләр дә, тарихи романнар да, маҗаралы китаплар да бар. Аларның битләреннән прокатта узган фильмнар һәм мультиклар буенча хәзерге балаларга таныш булган яраткан геройлар карый. Барлыгы 154 китап тапшырылды.

Халыкара балалар китапханәсенә бүләкне «Бердәм Русия»нең «Якташлар» төбәк проекты координаторы Эдуард Сәетбаталов ясады.

"Башкортстанда «Атайсал» проекты эшли башлады, ул уңышлы гына эшләп килүче гражданнар туган җирләрен онытмасын һәм үз шәһәрләренә, авылларына, мәктәпләренә кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтсен өчен эшләнә. Мин Уфада үстем, малай чакта шушы урамнар буйлап йөгердем. Мин балалар китапханәсенә ярдәм итәргә булдым, чөнки үзем күп еллар китап тарату буенча предприятиене җитәклим. Китап укуга кызыксыну кимүгә карамастан, үсеп килүче буынны тәрбияләү системасында элеккечә мөһим элемент булып кала бирә. Безнең балаларыбыз бик әйбәт, аларга кыйммәтле ориентирлар билгеләргә, иҗади фикерләү, мәгълүматны анализларга ярдәм итү мөһим. Ә яхшы китап, белүебезчә - иң яхшы укытучы», - диде Эдуард Сәетбаталов.

Эдуард Вил улы учреждениенең техник җиһазланышы, фонд күләме белән кызыксынды, хезмәткәрләрдән коронавирус пандемиясе чорындагы эш үзенчәлекләре турында сорашты. Китапханә мөдире Ирина Зиннәтуллина үзләренең республикада беренчеләрдән булып берничә ел элек буккроссинг системасын кертүләре турында сөйләде.

«Яңа китаплар - ул безнең балалар өчен чын байлык! Һәр данәне зур дулкынлану белән кулга алабыз, яшь укучыларны фондыбызның тулылануы нык сөендерә. Биредә хайваннар турында китаплар, классика, фәнни-танып-белү әдәбияты. Болар барысы да якты, матур, сыйфатлы итеп чыгарылган. Бу-затлы бүләк», - дип тәэсирләре белән уртаклашты Ирина Зиннәтуллина.

Якын арада яңа китаплар китапханә киштәләрендә лаеклы урын алачак, әмма иң мөһиме - алар анда тоткарланмаска тиеш.

Фото: "Российская газета"
Читайте нас