+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 Апреля 2021, 10:15

«Ата даны» конкурсында катнашыгыз!

15 апрельгә кадәр «Ата даны» Иҗтимагый бүләкләүгә икенче республика конкурсына заявкалар кабул ителә.

15 апрельгә кадәр «Ата даны» Иҗтимагый бүләкләүгә икенче республика конкурсына заявкалар кабул ителә.

Оештыручысы - Башкортостан Республикасы Иҗтимагый палатасы. Муниципаль берәмлектән кимендә 10 гариза кабул ителә.

«Ата даны» бүләге балаларны тәрбияләүче, гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрен саклау һәм яңарту өчен шартлар тудыручы, муниципаль берәмлек һәм Башкортстан Республикасы иҗтимагый тормышында актив катнашучы, җәмгыятьтә әхлакый атмосфераны яхшырту өчен шартлар тудыручы аталарның казанышларын әхлакый бәяләү һәм иҗтимагый тану өчен гамәлгә куелган.

Конкурста 5 елдан да ким булмаган вакытка Башкортстан территориясендә яшәүче, балаларны (шул исәптән уллыкка һәм кызлыкка алынган балаларны) тәрбияләүче Русия гражданнары катнаша ала.

Агымдагы елның 15 апреленә кадәр Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасы адресына Нигезләмәдә күрсәтелгән бүләкләү материаллары пакетын oprb2011@mail.ru электрон адресына «Ата даны» тамгасы белән җибәрергә кирәк. Өстәмә мәгълүмат өчен телефон 8 (347) 280-82-36.

Фото: op.bashkortostan.ru
Читайте нас