+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 апрель 2021, 10:21

Бәйгедә катнашыгыз!

2021 елда Русия бөек полководец Александр Невскийның тууына 800 ел тулуын билгели, шул уңайдан Нефтекама шәһәренең тарих-туган якны өйрәнү музее "Александр Невский - Туган илнең батыр улы" дигән рәсем конкурсы игълан итте.

Бәйге илебезнең тарихын өйрәнүгә, батырларыбызның исемнәрен мәңгеләштерүгә багышланган, үсеп килүче буынны чын ватанпәрвәрләр итеп тәрбияләү максатына юнәлтелгән.
Бәйге яшьләр һәм балалар арасында үтә. Шунысы куанычлы, аңа эшләр бик күп килә, алар бик үзенчәлекле.

Башкортстан Республикасының Мәдәният министрлыгы, Нефтекама шәһәр хакимияте, тарих-туган якны өйрәнү музее тарафыннан оештырылган конкурс 17 апрельгә кадәр кабул ителә. Рәсем төшерергә яратсагыз, Ватаныбызның данлы тарихына битараф булмасагыз, иҗади бәйгедә катнашырга ашыгыгыз, дуслар!

Конкурс турында тулырак мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча карый аласыз: http\\www.muzeyneft.ru\1077-konkurs-risunkov-aleksandr-nevskiy.html

Фото: rozli.ru
Читайте нас