РИА Новости агентлыгы хәбәр итүенчә, 2018-20 елларда Русия халкы 711 мең кешегә – 0,5 процентка кимегән.
Иң зур демографик үсеш Севастопольдә билгеләп үтелгән, ә Тамбов һәм Магадан өлкәләрендә, киресенчә, халык саны 3,5 процентка кимегән.
Росстат мәгълүматларыннан күренүенчә, соңгы өч елда Русиянең 21 төбәгендә халык санының артуы күзәтелгән. Лидерлар рәтендә – Севастополь (үсеш – 16,8 процент), Ингушетия (5,6 процент), Ленинград өлкәсе (4,3 процент) һәм Чечен Республикасы (4,2 процент).
Башкортстан - 38нче урында. 2018-20 елларда халыкның артуы (кимүе) 1,2 процент тәшкил иткән. Өч ел эчендә табигый үсеш - 29,3 мең кешегә, миграцион үсеш 19,4 мең кешегә кимегән. 2021 елның 1 гыйнварына Башкортстанда халыкның гомум саны 4 013 800 кеше тәшкил итте.
Элегрәк вице-премьер Татьяна Голикова якындагы берничә елда Русия халкы саны кимиячәк, дип фаразлаган иде. Бу исә объектив демографик трендлар белән бәйле. Сәясәтче билгеләп үткәнчә, дәүләт алдында бу тенденцияне үзгәртү һәм 2030 елга туучылар санын тотрыкландыру һәм үлүчеләр санын киметү исәбенә халыкның тотрыклы үсешен тәэмин итү бурычы тора.
Фото: Pixabay.com