"Фавори” җәмгыяте (Төркиянең KOZUVA HOLDING компанияләре төркеменә керә) Агыйдел шәһәрендә елга порты, шулай ук Уфа шәһәренең тимер юл вокзалы янындагы территориядә кунакханәләр һәм күп баскычлы парковка төзү мөмкинлеген карый.
Бу хакта республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратовның “Козува групп”ның Директорлар советы әгъзасы Бора Ишинер белән очрашуы барышында билгеле булды.
- Төркия Республикасы Башкортстан Республикасының тышкы сәүдә әйләнешендә 12нче урында тора, үзара товар әйләнеше 104 миллион АКШ доллары тәшкил итә. Без “Козува” компаниясенең ниятләрен югары бәялибез һәм проектларны гамәлгә ашыруда һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзер. Республикада алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе, сәнәгать-җитештерү төрендәге “Алга” махсус икътисади зонасы, индустриаль парклар булдырылды. Шулай ук республика Хөкүмәте тарафыннан Агыйдел шәһәрендә порт төрендәге махсус икътисади зона төзү мөмкинлеге карала. Бу инвесторлар өчен уңайлы шартлар тудырырга һәм шәһәрнең социаль-икътисади хәлен яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк, - диде Рөстәм Моратов.
- Башкортстанның экспорт потенциалын арттыруга һәм төбәктә өстәмә логистик маршрутлар булдыруга юнәлтелгән транспорт инфраструктурасын үстерү белән кызыксына. Агыйдел шәһәрендәге порт суднолар йөреше юллары ярдәмендә республика экспортын үстерүгә этәргеч булырга мөмкин, - дип билгеләде тышкы Икътисадый элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты рәисе Маргарита Болычева.
Очрашу барышында Уфа тимер юл вокзал комплексында кунакханә һәм күп баскычлы парковка төзү инвестицион проектын гамәлгә ашыру турында килешгә кул куелды. Хәзерге вакытта республика җитәкчелеге әлеге инвестпроектны гамәлгә ашыруны килештерү турында Куйбышев тимер юлы вәкилләре белән сөйләшүләр алып бара.
Киңәшмәдә шулай ук транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы Виктор Жульков, “Башкортстан үсеше корпорациясе”нең генеральный директоры Наил Габбасов, “Фавори” компаниясе директоры Артур Ишмөхәммәтов катнаштылар.
Фото: pravitelstvorb.ru