+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 апрель 2021, 06:28

Язлар безне кабат очраштырды

Борай – бик күп талантлы шәхесләрнең туган җире. Якташлары тууына 100 ел тулуны район мәдәният йортында “Язлар безне кабат очраштырды” дип аталган чара белән билгеләгән, Зур Бадрак авылында туып-үскән шагыйрь, журналист, яугир Фаек Мөхәммәтҗанов та Борай бишегендә тирбәлгән. Сабый чакта иркәләнү генә аз эләккән аңа.

Борай – бик күп талантлы шәхесләрнең туган җире. Якташлары тууына 100 ел тулуны район мәдәният йортында “Язлар безне кабат очраштырды” дип аталган чара белән билгеләгән, Зур Бадрак авылында туып-үскән шагыйрь, журналист, яугир Фаек Мөхәммәтҗанов та Борай бишегендә тирбәлгән. Сабый чакта иркәләнү генә аз эләккән аңа.

“Күз яшьләрен йодрык белән сөртеп,
Чебек малай атлый урамнарда...”, –
дип, шагыйрьнең ачы, аяныч балачагы турында язды шагыйрә Рәфыйга Усманова Фаек агага багышлаган “Оран” шигырендә. Әмма шул күз яшьләрен сөртеп атлаган малайның йодрыгы тагын бер тапкыр Туган ил азатлыгы өчен Бөек Ватан сугышында катнашкан чагында гына төйнәлде. Ә күңеле гомере буена бишектәге сабыйныкы сыман саф һәм нечкә, бернинди дә ачусыз булып калды.
Шагыйрьнең эчкерсез булуы һәм туган ягын ихлас яратуы турында очрашуның мәртәбәле кунагы, сатирик язучы Марсель Сәлимов та, “Башкортостан” гәзите журналисты, Фаек аганың үзе белән озак еллар бергә эшләгән Динә Арсланова да сөйләде. Зур Бадрак авылында балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре һәм мәктәп укучылары олы авылдашларының шигырьләрен яттан сөйләде. Фаек Тимерҗан улының туганы Рәвидә Галәветдинова кунакларны ша­гыйрь­нең музее белән таныштырды.
Район мәдәният йортында дәвам иткән очрашу кичәсен Борайда үскән, шунда яшәүче шагыйрә, журналист Рәфыйга Усманова эчтәлекле итеп алып барды. Ул да хатирәләре белән уртаклашты, шәхси архивында сакланган фотоларын күрсәтте.
– Язучылар берлегенә барып керүгә колачын җәеп Фаек ага каршы ала. Чәен куя, туган як күчтәнәчләре белән чәй эчкәндә, Борай хәбәрләрен сораштыра. Аның күңелендә борайлылар белән горурлану кайный. Аннары синең иҗатыңа бәясен бирә, канатлар куя, үстереп җибәрә. Фаек Мөхәммәтҗанов сүз кадерен белә иде. Безне дә шулай булырга, сүзне кадерләргә, телебезне яратырга өйрәтте, – диде ул.
Аннары Рәфыйга Усманова каләм тибрәткән, иҗатта сәләтле балаларга үзенең 2009 елдан биреп барган шәхси премиясен гимназиянең ана теле һәм әдәбияты буенча район олимпиадалары призеры, “Республиканы данлыйм” конкурсы дипломанты булган укучысы Галия Батыр­гәрәевага тапшырды.
Очрашуда шулай ук район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Гемир Нуртдинов, район китапханәләр системасы директоры Миләүшә Янгирова чыгыш ясап, Фаек аганың туган ягына еш кайтуы, якташлары белән даими элемтәдә торуы, иҗатында Бораен данлап яшәве турында белдерде.
Тукай, Зур Бадрак, Чалкак авыллары үзешчәннәренең, район мәдәният хезмәт­кәрләренең концерт номерлары, нәфис сүз белән үрелеп барган бу хәтер кичәсе ахырында Динә ханым Арсланованың: “Борайлылар үз шәхесләрен күрә, бәһалый белә! Олуг коллегабыз, безнең укытучыбыз булган Фаек аганы ихтирам итеп яшәүләре турында редакциягә кайтып сөендерим әле”, – дип әйтүе очрашуның никадәр эчтәлекле, матур, җылы узуына ишарәли түгелме?

Венера Арсланова.
Борай районы.
Фото: В.Арсланова.
Читайте нас