Малай самокатында тротуардан китеп барган булган.
5 апрель кичендә башкалада булган юл-транспорт вакыйгасында укучы бала зыян күргән.
ЮХХДИның матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, "Hyundai Tucson" руле артындагы 36 яшьлек ир-егет Әхмәтов урамындагы 298нче йорт ягыннан борылганда 12 яшьлек малайны бәрдергән. Бала самокатта тротуар буенча хәрәкәт иткән. Нәтиҗәдә, баланың аягы имгәнгән. Медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, аны туганнары белән өенә кайтарып җибәргәннәр.
"ЮХХДИ хезмәткәрләре урам-юл челтәрен тикшерде, аның барышында җитешсезлекләр, аерым алганда, җәяүлеләр өчен киртәләр булмау ачыкланды. Автоюлны карап тотуда ГОСТ таләпләрен бозган өчен җитешсезлекләр акты төзелде һәм аны бетерү өчен юл балансына җибәрелде. Юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү башланды", — дип аңлаталар ведомствода.
Язгы кояш җылыта башлау белән балалар, үсмерләр шәһәр урамнарында велосипедта, самокатта җилдерә башлый. Аларга юл кагыйдәләрен аңлату, хәтта тротуардан барганда да игътибарлы һәм сак булырга кирәклеген төшендерү мөһим.