Почта бүлекчәсе башлыгы тиеш, дип санаган.
Элегрәк Алтай Республикасы Майма авылында почта элемтәсе җитәкчесе вазыйфасын башкарган, ә хәзер Горно-Алтайск шәһәрендә яшәүче 2019 елның августыннан 2020 елның июненә кадәр вафат булган кеше өчен пенсия алып яткан. Бу хакта Русия Тикшерү комитеты хәбәр итә.
"77 яшьлек хатынның үлүе турында белеп, почта элемтәсе бүлеге башлыгы, мәрхүмә исеменә билгеләнгән 106 мең сумнан артык сумманы үзләштергән", - дип хәбәр иттеләр ведомствода. Почта хезмәткәренә карата Русия Җинаять кодексының 160 маддәсенең 3 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган.
Бу эш буенча тикшерү (әлеге җинаять кылуга йогынты ясаган сәбәпләрне ачыклау һәм мәгълүмат туплау) бара, дип хәбәр ителә. Тикшерүчеләр матди зыянны каплауга юнәлтелгән чараларны тормышка ашырачак.
Фото:pixabay.com.