+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 апрель 2021, 07:45

Языл һәм приз от!

Икенче яртыеллыкка гәзит-журналларга язылу башланды.

Икенче яртыеллыкка гәзит-журналларга язылу башланды.

rbsmi.ru сайтында һәм республиканың барлык почта бүлекчәләрендә дә Бөтенрусия язылу декадасы старт алды. 15 апрельгә кадәр Русия почтасы редакцияләр белән берлектә абунәчеләргә республика, район һәм шәһәр басмаларын ташламалар белән яздыра.

Гәзит-журналларга ташлама белән почта бүлекчәсе аша язылырга мөмкин. Моннан тыш, "Башкортостан Республикасы" нәшрият йорты, өйдән чыкмыйча, берничә минут эчендә подписка эшләргә тәкъдим итә. rbsmi.ru сайтында онлайн-язылу сервисыннан файдаланырга мөмкин. Моның өчен rbsmi.ru/catalog/podpiska/ сайтында «Подписка» бүлегендә гәзит һәм журналның басма яисә электрон төрен сайлап алыгыз һәм язылыгыз.

Бүген "Башкортостан Республикасы" нәшрият йорты республикада популяр 145 гәзит һәм журналны берләштерә, шул исәптән милли телләрдә дә.
Декада чорында язылу отышлы, чөнки барлык категориядәге абунәчеләр өчен түбәнәйтелгән бәяләр гамәлдә. Өстәвенә, декада вакытында рәсмиләштерелгән язылу квитанцияләре редакция конкурсларында да катнаша. Һәр абунәче призлар уйнатуда катнашырга хокуклы:

- "Языл һәм от" гомум республика конкурсы - rbsmi.ru/catalog/podpiska/ сайтының «Республика басмалары» бүлегеннән теләсә нинди ике басмага язылырга. Бүләкләр - ноутбук, мотоблок, триммер, велосипед, телевизор. 27 июльдә БСТ эфирында абунәчеләр арасында призлар уйнатылачак.
Катнашу өчен 15 июльгә кадәр 450079, Уфа, Октябрьнең 50 еллыгы ур., 13, «Башкортостан Республикасы» нәшрият йорты, 212нче бүлмә, "Языл һәм от" дигән тамга белән, яки podpiska@rbsmi.ru электрон адресына квитанцияләрне җибәрергә кирәк.

Шулай ук республика, район һәм шәһәр гәзитләре үз конкурсларын үткәрә. Тулырак мәгълүматны редакцияләрдә белергә була.
Ярышларда катнашырга теләгән кеше гәзит-журналларга 6 айга язылган булырга тиеш.
Фото: автор фотосы


Читайте нас