+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 Апреля 2021, 05:40

Авыл халкының 70 проценты - хәерче

Бу хакта Башкортстанда Кеше хокуклары буенча вәкил Рим Каюмов белдерде.

Бу хакта Башкортстанда Кеше хокуклары буенча вәкил Рим Каюмов белдерде.

Башкортстанда керемнәре яшәү минимумыннан артмаган халык саны 490 меңнән артып китә. Халыкның иң хәерче төркемнәре арасында - 70 проценты хәерчелек чигендә яшәгән авыл кешеләре.

Рим Каюмов мондый күрсәткечләрнең төп сәбәпләрен торак пунктларда эш урыннары булмау һәм хезмәт хакы түбән булу белән аңлатты. Аның фикеренчә, халыкны нәтиҗәле эш белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итү өчен эш урыннары булдырырга һәм авылда яшәү дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрергә кирәк.

Теркәлгән эшсезлекнең иң кызган чагы 2020 елның 29 сентябренә туры килә, дип билгеләп үтте Рим Каюмов, ул вакыт эшсезләр саны җиде тапкыр - 12 меңнән 129 меңгә кадәр арткан.

Аның сүзләренә караганда, республика власть органнары кабул иткән бизнеска икътисади ярдем чаралары, шул исәптән, хезмәткәрләрнең штат санын саклап калу шартларында субсидияләрдән файдалану, эш урыннарын саклап калуга ярдәм иткән. Эшсезлек буенча түләүләр һәм пособиеләр мәҗбүри чикләү чараларының тискәре нәтиҗәләрен киметергә мөмкинлек биргән.

Фото: gubdaily.ru
Читайте нас