+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 апрель 2021, 16:55

Хатыны 69 яшьлек ирен эзли

Марат Сәетгалиев 5 апрельдә әнисенең фатирыннан чыгып киткән булган.

Марат Сәетгалиев 5 апрельдә әнисенең фатирыннан чыгып киткән булган.

Уфада полициягә 68 яшьлек хатын мөрәҗәгать иткән. Ул 69 яшьлек иренең югалуы турында хәбәр итә.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, Марат Сәетгалиев агымдагы елның 5 апрелендә кичке сәгать сигезләр тирәсендә әнисенең Степан Кувыкин урамында урнашкан фатирыннан чыккан һәм югалган. Әлегә кадәр аның кайда булуы турында берни дә билгеле түгел.

Ирнең билгеләре: 70 яшьләр чамасы, тулы гәүдәле, буе - 176 сантиметр, пеләшләнгән кыска чал чәчле, өлешчә алгы тешләре юк. Аның уң күзендә повязка булырга мөмкин, чөнки күптән түгел генә күзенә операция ясаткан булган.

Өстендә кара куртка, куе-зәңгәр чалбар, кара мехлы күн башлык, кара ботинкалар, соры свитер, кара шарфлы булган.

"Полицейскийлар ирнең кайда булуын ачыкларга тырыша. Әгәр сезнең арада аны күрүчеләр, яки аның кайда булуы турында белүчеләр булса, якын арада полиция бүлегенә, яки (347) 279-39-02 (Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының кизү бүлеге), (347) 237-9-60 (Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча идарәсенең кизү бүлеге), (347) 279-34-28 (Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча идарәсенең 8нче полиция бүлеге), яки 02 (102 – мобиль) телефоннары аша хәбәр итүегезне сорыйбыз”, — дип мөрәҗәгать итәләр гражданнарга Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфадагы идарәсе матбугат хезмәтендә.

Фото: МВД по РБ
Читайте нас