Һөнәр сайлаганда күпчелек авыл малайлары, үскәч шофер, машина йөртүче булам, дип хыяллана. Кырмыскалы районының Атҗитәр авылы егете Айдар Макаевка да “машина җене” балачактан кагыла, чөнки әтисе дә гомер буе шофер була.
Бүген Айдар Әсхәт улы “Башавтотранс” предприятиесендә хезмәт сала: “тимер ат”ында Кырмыскалы – Уфа юлыннан көненә берничә тапкыр үтә. Яшь егет игътибарлы, кешеләргә ихтирамлы булуы, тәртип яратуы белән аерылып тора.
Әтисе аны бәләкәйдән үк еш кына үзенең машинасына утыртып йөртә, рульне дә боргалап карарга рөхсәт итә. Айдар үсә килә, күпчелек малайлар кебек, техника белән кызыксына башлый. Мәктәптә үк водитель таныклыгы алып чыга. Укуын дәвам итү теләге белән Башкорт дәүләт аграр университетына юллана. Ике курстан соң читтән торып уку бүлегенә күчә һәм водитель булып эшкә урнаша. Шул ук вакытта “Д” категориясенә укый һәм Уфа шәһәрендәге 51нче маршрут буенча эшли башлый. “Башавтотранс”ка яңа автобуслар кайткач, белемле, тәртипле, үз бурычларын намуслы башкарган егет Кырмыскалы маршрутына күчерелә.
– Югары уку йортында белем алсам да, балачак хыялымның тормышка ашуына шатмын. Әлегә үземне башка өлкәләрдә күз алдына да китерә алмыйм. Даими йөрүче пассажирлар белән бер-беребезне танып торабыз. Бу автобуста, башлыча, үзем генә эшлим. 8-10 көн ялсыз эшләгәнем дә бар. Безгә тизлекне 90 чакрымнан арттырырга ярамый, бу “Глонас” системасы аша күзәтелә. Колонна начальнигы даими рәвештә хәвефсез, тәртипле йөрү, кешеләр белән яхшы мөгамәлә итү мөһимлеге турында кисәтеп тора. Һава торышының көйсезлегенә, юлдагы тыгыннарга карамыйча, кешеләрне үз вакытында исән-имин алып барып җиткерергә тырышам, – ди Айдар Макаев.
Бу өлкәдә тик чыдамнар, сабырлар гына эшли аладыр. Шофер булу – руль артында гына утыру түгел, зур игътибар таләп итүче авыр да, җаваплы да хезмәт. Ә Айдар аны яратып башкара. Моңа га-җәпләнәсе дә юк: ул – шоферлар династиясеннән: әтисе дә сайлаган һөнәренә тугры калып, 35 ел буе шофер булып эшләгән, әлеге вакытта ул районда Алайгыр – Атҗитәр маршруты буенча йөри. Әтисенең бертуган абыйсы да шушы ук предприятиедә хезмәт сала, ул Бозаяз –Уфа маршрутында.
– Балачактан әтиемә һәм картәтиемә карап, күзем кыза торган иде. Автобуска идарә итәргә шул вакыттан бирле хыялландым, – ди Айдар.
Яшь кенә көе инде байтак тәҗрибә туплаган егет, иртәнге җидедән чыгып китеп, кичке унынчы яртыга кадәр эшли, көн буе Уфа белән Кырмыскалы арасын 4 тапкыр урап, 8 рейс ясый.
Эшен җиренә җиткереп башкаргач, пассажирлар да Айдар Макаевтан бик канәгать, рәхмәт сүзләре әйтеп торалар. Ә бу сүзләр егеткә тагын да яхшырак эшләргә көч һәм дәрт бирә. Аңа һәм пассажирларына хәвеф-хәтәрсез, имин юллар телик.
Фәния Сәлимгәрәева.
Кырмыскалы районы.