Диктант офлайн мәйданчыкларда да, онлайн режимда да оештырылачак. ВДНХның “Космос” павильонында урнашкан “Космонавтика һәм авиация” үзәге диктантның үзәк мәйданчыгы булачак. Йолдызлар шәһәрчеге, Очышлар белән идарә итү үзәге, космодромнар, планетарийлар, кванториумнар һәм махсус мәктәпләр дә җәлеп ителәчәк дип көтелә.
Катнашучыларга космик тармакка нигез салучылар, төп конструкторлар, кешеләр, вакыйгалар, фактлар, космонавтика тарихы хакындагы сорауларга җавап бирергә туры киләчәк. Оригиналь сорауларны космонавтлар, артистлар укып ишеттерәчәк.
Трансляция Космос ВКонтакте (vk.com/space) төркемендә, “Космонавтика һәм авиация” үзәге, ВДНХ сайтларында барачак, шуңа теләгән һәркем үзен сынап карый ала.
Җиңүчеләр VK Comboга ярты елга язылу, кыйммәтле бүләкләр, “Роскосмос” дәүләт корпорациясе предприятиеләренең берсендә булу мөмкинлеген ота алачак.
Чара 11 апрельдә, сәгать унда башлана.
https://vk.com/space
http://cosmos.vdnh.ru/dictation.php (инструкция по участию)
https://vdnh.ru/cosmos