+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 Апреля 2021, 10:55

“Машиналар гөрселдәп чокырга төшә”

Күпме водительләрнең баш бәласенә әйләнгән башкаланың Ибраһимов бульварындагы җимерек юл өслеге “Инцидент” системасына мөрәҗәгать иткәннән соң гына төзекләндерелгән.

Күпме водительләрнең баш бәласенә әйләнгән башкаланың Ибраһимов бульварындагы җимерек юл өслеге “Инцидент” системасына мөрәҗәгать иткәннән соң гына төзекләндерелгән.

Нефтекама шәһәреннән Гөлнара Гатиятуллина социаль челтәрләрдә бүген актуаль булган вакциналау темасын күтәргән. “Кичә ирем белән “Дәүләт хезмәтләре” аша вакцина ясатуга язылырга теләгән идек. Көтү исемлегенә генә эләгә алдык. Алдагы ике атнага язылу юк. Иремә вахтага китәргә кирәк, ә анда вакцина ясатып килүне таләп иткәннәр. Без Нефтекаманың 1нче поликлинкасына карыйбыз, Әмҗәдә яшибез. Әмҗәдә 4нче поликлиника. Анда да көтәргә кушалар”, — дип язган ул.

Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгыннан түбәндәге эчтәлекле җавап алынган: “Нефтекама үзәк район дәваханәсенең баш табибы Морат Авзалов хәбәр итүенчә, март ахырында сезнең белән 4нче поликлиника мөдире Айгөл Зиннәтуллина элемтәгә кергән. Куелган сорауларга җаваплар бирелгән. Сез ирегез белән прививка ясатырга чакырылгансыз”. Соңрак Гөлнара Гатиятуллина ярдәм өчен рәхмәт белдергән һәм вакциналауның беренче этабын үтүен әйткән.
Уфаның Достоевский урамындагы 141нче йорт янындагы парковкадагы чылбырны алып ташлау проблемасын хәл итә алмыйча интеккәннәр. Александр Сахаров тиешле урынга мөрәҗәгать итеп тә караган, тик нәтиҗә булмаган. Шуннан соң ул бу хакта социаль челтәрләргә язган.
Әлеге мөрәҗәгатьне “Инцидент” системасы теркәгән һәм Совет районы хакимиятенә юллаган. Ниһаять, март ахырында әлеге йортта яшәү­челәрнең проблемасы хәл ителгән, 141нче йорт янындагы парковкадан тросларны һәм чылбырларны алганнар. Александр Сахаров мәсьәлә тиз арада хәл ителгән өчен рәхмәт белдергән.
Шул ук районның Ибраһимов бульварында яшәүче Елена Киселева 21нче йорт янындагы чокырга игътибар итүләрен үтенә. “Кое янында чокыр! Машиналар чокырга гөрселдәп килеп төшә. Ватылалар. Тиз арада ремонт ясавыгызны үтенәбез!” — дип язган ул.
Әлеге мөрәҗәгать “Инцидент” системасына эләккәннән соң районның коммуналь хезмәтләре йорт янындагы чокырны ремонтлаган, анда асфальт түшәлгән. “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында Ибраһимов бульварын капиталь ремонтлау 2021-22 елларга планлаштырылган. Проект автомобиль һәм җәяүлеләр хәрәкәте юлларын төзекләндерүне күздә тота. Гомумдәүләт проекты һәм аны гамәлгә ашыру барышы турында мәгълүматны сез https://bkdrf.ru/map/ufa?displayYear=2021 сылтамасы буенча кереп карый аласыз”, — дип җавап биргән Совет районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Илнур Идиятуллин.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Читайте нас