+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 апрель 2021, 09:11

Күршеңә бәрәңге сатсаң, 500 сум штраф!

Тиздән бәрәңге утыртыр мәл җитә. Бу җәһәттән Русия Бакчачылар берлеге вәкилләре бәрәңге утыртканда бер кагыйдәне бозучыларны штраф көтүе хакында кисәтә.

Тиздән бәрәңге утыртыр мәл җитә. Бу җәһәттән Русия Бакчачылар берлеге вәкилләре бәрәңге утыртканда бер кагыйдәне бозучыларны штраф көтүе хакында кисәтә.

Әлеге штрафның күләме әллә ни зур түгел - 500 сум. Ул орлыкка үз бәрәңгесен файдаланучыларга кагыла, тик һәркемгә дә түгел. Әгәр дә сез былтыр үзегез үстергән бәрәңгене орлык итеп утыртсагыз һәм арытаба бу орлыктан үстерелгән яшелчәне үзегез өчен куллансагыз, бернинди штраф та янамый. Ә менә үзегез үстергән бәрәңгене күршеләрегезгә яисә башка кешегә орлык итеп сатсагыз, штрафка таруыгыз ихтимал.

"Орлык өчен махсус үстерелгән материал файдаланылырга тиеш, - ди Русия Бакчачылар берлеге белгечләре. - Үзегез өчен теләсә нинди бәрәңге утырта аласыз, ә менә аны орлык итеп сатарга чыгару тыела. Моның өчен гражданнарга 300 сумнан 500 сумга кадәр штраф каралган".

Менә шулай, дуслар! Законнарны белмәү җәзадан азат итми, диләр.

Фото: garden-shop.ru
Читайте нас