Республикада язгы ташкын көчәюе дәвам итә.
Соңгы берничә көн дәвамында кайбер елгаларда су күтәрелү аерым районнарда йорт яны участокларын су басуга китерде. Бу турыда Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров бүген язгы ташкынга каршы көрәш чараларына багышланган утырышта белдерде. Хөкүмәт башлыгы республикада язгы ташкын һәм аның нәтиҗәләрен киметү буенча тәгаен чаралар күрүне активлаштырырга кушты.
Ташкын белән көрәш һәм аның соңгы көннәрдәге торышы белән Башкортстан Респуликасының Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров таныштырды.
Аның сүзләренә караганда, узган атнада республика буенча 112 кешедән үзләренең йортларын, йорт яны участокларын һәм юлларны, подвал бүлмәләрен су басу хакында 647 хәбәр алынган. Аларның күпчелеге Уфа һәм Салават шәһәрләреннән, Уфа, Дәүләкән, Кырмыскалы һәм Кушнаренко районнары авылларында яшәүчеләрдән.
Фәрит Гомәров белдерүенчә, бу атнада дала елгаларында суның күтәрелүе аркасында аның максималь дәрәҗәгә җитүе көтелә, шул ук вакытта, таулы районнарда урнашкан төбәкләрнең хакимият башлыкларына да эшне көчәйтергә кирәк булачак.
Утырышта билгеләнүенчә, республикада су агымын тәэмин итүче корылмаларның һәм каналларның еш кына чүп-чар белән тыгылу очраклары да теркәлгән.
Гомумән, республикада язгы ташкынга каршы көрәш чаралары тиешле дәрәҗәдә оештырылган һәм бәлагә таручыларга ашыгыч ярдәм күрсәтү мөмкинлекләре бар.
Андрей Назаров ташкында югалтуларны мөмкин кадәр киметү буенча системалы чаралар күрергә кирәклеген ассызыклады.
Олег Төхвәтуллин.