+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 апрель 2021, 05:39

Ана сөтендә үлемгә китерерлек спирт табылган

32 яшьлнек хатын төнлә исерек килеш ике тапкыр баласын имезгән булган.

Русиянең бер шәһәрендә тикшерүчеләр 32 яшьлек хатынга карата җинаять эшен тикшерүне төгәлләде, ул үзенең 4 айлык улын саксызлык аркасында үлемгә китерүдә гаепләнә.
11 гыйнварда гаепләнүче, үзенең туган көнен билгеләп һәм спиртлы эчемлекләр кулланып, кече улы янына йокларга ятканлыгы ачыкланган. Исерек хәлдә һәм күкрәк сөтендә сабый баланың гомере һәм сәламәтлеге өчен куркыныч спирт барлыгын белеп, ул үзенең 4 айлык баласын төнлә ике тапкыр имезә. Нәтиҗәдә, бала агуланудан вафат була.
Тикшерү тарафыннан җитәрлек дәлилләү базасы тупланган, шуңа бәйле рәвештә гаепләү бәяләмәсе белән җинаять эше прокурорга җибәрелгән.
Фото: fotland.ru
Читайте нас