+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 апрель 2021, 03:51

Төрек ярлары быел да безсез зарыгырмы?

Русия туристларының яраткан курортларына юллар ябыла.

Русия туристларының яраткан курортларына юллар ябыла.

Төркиядә коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны арту сәбәпле, безнең ил Төркиягә 15 апрельдән 1 июньгә кадәр һава юлын туктатып торачак.

1 июньгә кадәр Төркиягә юллама алган туристларга билетларын икенче илгә алыштырырга яки соңрак даталарга күчерергә тәкъдим ителгән. Әлеге вакытта туристларны илдән эвакуацияләү планлаштырылмый, һәммәсе үзенең ялы беткәнче анда кала алачак.


Атнага икешәр рейс калачак - Мәскәү-Стамбул һәм Стамбул-Мәскәү, шулай ук туристларны алып кайта торган чартер рейслар булачак, - дигән вице-премьер Татьяна Голикова.

Фото: go2trip.ru
Читайте нас