+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 апрель 2021, 10:33

Баланы мәйданчыкта ком суырып алган...

Билдән җир астына төшеп киткән бала бик курыккан.

Казандагы балалар мәйданчыкларының берсендә кызны ком суырып алган. Бу хәл буенча инде тикшерү башланган.
12 апрель көнне кич белән кыз бала комлыкта җир астына китә башлаган. Бала шул рәвеште биленә кадәр төшкән. Әнисенә аны бу "тоткынлыктан" чыгыру өчен ярты сәгать вакыт кирәк булган. Хәзер инде баланың әнисе бу урынны кызыл тасма белән уратып алуны таләп итә.
Соңрак бала бик куркуы турында сөйләгән. "Ком мине кысып ала башлар дип уйладым. Бик нык суык булганлыктан, аякларым өшеде", - дигән ул.
Әлеге хәл бу комлыкка якын урнашкан йортларда яшәүчеләрне дә куркуга салган. Яшь әти-әниләр бирегә балаларын алып чыгарга да курка. Шул ук вакытта урындагы торак-коммуналь хуҗалык бу эш белән шөгыльләнергә уйламый. Урындагы Тикшерү комитеты бу хәлне өйрәнә башлаган.
Фото: социаль челтәрдән.
Читайте нас