Әстерхан өлкәсендә яшь әни яңа туган улын тереләй күмәргә маташкан. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.
Тикшерү органнары мәгълүматлары буенча, 36 яшьлек хатын балага узган, әмма хатын-кызлар консультациясендә исәптә тормаган һәм бу вакытта табибта күзәтелмәгән. 23 мартта район дәваханәсе бәдрәфендә сәламәт малай дөньяга килгән. Шуннан соң әни баланы складка алып кереп, башын полиэтилен белән урый да юрганга төрә. Сабыйны күмәр өчен кеше йөрмәгән урынга алып чыгарга тырышкан чагында аны дәваханәдә эшләүчеләр күреп кала.
Яңа туган баланы шунда ук анадан тартып алганнар, балага ашыгыч ярдәм чакырганнар. Хәзер малайның гомеренә берни дә янамый.
Хатын-кызга карата "Яңа туган баланы үтерүгә һөҗүм" мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, хокук саклаучылар килеп чыккан хәлнең сәбәпләрен ачыклый.