+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 апрель 2021, 10:40

Тартмагыз, якмагыз, кабызмагыз!

Башкортстанның урман фондында янгын хәвефе сезоны ачылды.

Башкортстанның урман фондында янгын хәвефе сезоны ачылды.

Кар катламы эрү һәм тотрыклы уңай температура урнашу сәбәпле, Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгы 2021 елның 15 апреленнән урман фондында янгын хәвефе сезоны ачу турында боерык чыгарды.

«Урманчылыклар белен идарә итү» учреждениесе урманчылыклар буенча районара территориаль бүлекләре җитәкчеләренә урманнарда янгын хевефсезлеге кагыйдәләрен үтәүне тәэмин итү; урманнарда янгын хәвефсезлегенә һәм урман янгыннарына даими мониторинг ясау; барлык кызыксынган хезмәтләр, шул исәптән урман участокларын арендалаучылар белен үзара хезмәттәшлек итү, халык арасында, шул исәптән киңкүләм мәгълүмат чараларында урман янгыннарын профилактикалау, кисәтү һәм сүндерү, гадәттән тыш хәл режимы шартларында халыкның эш-гамәлләре тәртибе буенча аңлату эшләре алып бару бурычы куелды.

Бу чорда урман фондында түбәндәгеләр тыела:

- ачык уттан файдалану;

- янган шырпы, тәмәке ташлау;

- майлы яки ягулык матдәләре сеңгән юеш материал калдыру ;

- шешә яки пыяла ватыклары калдыру, чөнки алар яндыручы линзалар кебек эшли ала;

- урман аланнарында, шулай ук басуларда үлән яндыру.;

- ылыслы яшь урманнарда, торфяникларда, коры үлән булган урыннарда, агач астында, шулай ук зыян күргән урман кишәрлекләрендә учак кабызу.

Исегезгә төшерәбез, гамәлдәге законнар нигезендә урманнарда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык гамәлнең квалификациясенә карап билгеләнә.

Урман янгыннары, урман законнарын бозу фактлары турында мәгълүматны 8 (347) 218-14-14 яки 8-800-100-94-00 телефоннары аша тапшырырга мөмкин.

Фото: mariafm.ru


Читайте нас