+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 апрель 2021, 05:05

“Чүп-чарны аерым җыю кайчан башланыр?”

“Инцидент” системасы ярдәмендә Уфада һәм Дүртөйле районында җитди проблемалар хәл ителгән.

“Инцидент” системасы ярдәмендә Уфада һәм Дүртөйле районында җитди проблемалар хәл ителгән.

Уфаның Российская урамындагы 20нче йортта яшәүчеләр социаль челтәрләрдә, чүп-чарны аерым җыю кайчан башланачак, дип кызыксына. Аларның мөрәҗәгатен “Инцидент” системасы теркәгән.

“Шушы елның 21 гыйнварына Уфада 113 контейнер мәйданчыгы пыяла, пластик, кәгазьләрне аерым җыю савытлары белән җиһазландырылды, моннан тыш, 1100 мәйданчыкка ПЭТ-савыт җыю сеткалары куелды. Былтыр сезнең йорт янындагы контейнер мәйданчыгына япма эшләделәр, металл контейнерлар урынына заманча пластиктан ясалганын урнаштырдылар. Апрельдә идарәче компания хезмәткәрләре калдыкларны аерым җыю өчен тәгаенләнгән контейнерларга япманың өстәмә секциясен куячак”, — дип язылган башкаланың Орджоникидзе районы хакимиятеннән килгән бер җавапта.
Апрель башында икенче җавап та килеп ирешкән: “Районның коммуналь хезмәтләре эшчеләре Российская урамындагы 20нче йорт янына калдыкларны аерым җыю өчен контейнерлар комплекты урнаштырды. Каты коммуналь калдыкларны җыюны “Шәһәрне җыеш­тыру буенча махсус авто­ху­җалык” көн саен гамәлгә ашыра. Чүп чыгару графигы бозылганда яисә законсыз чүплек табылганда 8-800-775-77-61 номеры буенча “кайнар элемтә” телефонына шалтыратыгыз”, — дип яза район хакимияте башлыгы Марат Галиуллин.
Дүртөйле районының Исмаел авылыннан килгән мөрәҗәгатьтә дә чүп-чар проблемасы күтәрелгән. Яңа елдан чүпне атнасына бер тапкыр якшәмбе көнне чыгара башлаганнар. “Контейнерлар куелмаган әле. Пенсионерлар, чүп машинасын күрми калмыйк, дип, көн буе урам саклый”, — диелә аларның язмасында. “Инцидент” системасы аны 20 гыйнварда теркәгән булган.
“26 гыйнварга Исмаел авылында күчмә чор бара: элек сез чүп-чарны капчыкларда җыйган булсагыз һәм аларны чыгару белән “Речник” предприятиесе шөгыльләнсә, хәзер бу бурычларны әлегә атнасына бер тапкыр якшәмбе көннәрне төбәк операторы башкара. Беренче квартал дәвамында контейнерлар урнаштыру, чүп чыгару графигын үзгәртү мәсьәләләре каралачак. Сабыр булыгыз, бу — вакытлыча авырлыклар”, — дип язган Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов.
2 апрельдә килгән җавапта исә, Исмаелда чүп-чарны капчык белән җыю ысулы башкача кулланылмый, диелә. “Сезнең авылда 16 контейнер урнаштырдык. Кирәк булса, аларның санын тагын да арттырачакбыз. Биш мәйданчык эшләдек, аларның ба­рысының да япмасы бар һәм алар киртәләп куелган. Хәзер чүп машиналары калдыкларны атнасына өч тапкыр алып китә”, — дип яза Риф Йосыпов.
Шушы ук районнан килгән хатта Ләйсән Нәбиева сөт кухнялары проблемасын күтәрә. “Дүртөйле шәһәрен­дә сөт кухнясы бар, ләкин авылларда яшәүчеләрнең барысы да продукцияне анда барып ала алмый”, — дип язган Семилетка, Манчар, Түбән Манчар, Әсән авылларында яшәүчеләр исеменнән Ләйсән Нәбиева.
Дүртөйле районы хакимиятеннән килгән җавапта мондый юллар бар: “Сөт кухнясы” сезнең гозерегезгә колак салды һәм хәзер автолавка маршрутына Әсән һәм Семилетка авыллары да кертелде. Автолавка чәршәмбе һәм җомга көннәрендә килә. Продукцияне түләүсез алучы льготниклардан тыш, теләгән кеше нарасыйларга кефир, сөт, эремчек һәм йогурт сатып алырга мөмкин”.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Читайте нас